news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил тагын бер көн булачак

Синоптиклар республикада һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Татарстанда көчле җил тагын бер көн булачак
Михаил Захаров

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан көчле җил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Иртән һәм көндез дә көчле җил фаразлана, аның тизлеге урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100