Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда көчле җил саклана
Синоптиклар фаразлавы буенча, 18 декабрьдә Казанда һава температурасы минус 7-9 градус булачак.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). 18 декабрьдә Татарстанда көчле җил саклана (16 м/с), урыны белән кар явачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Һаваның минималь температурасы минус 8-13 градус булачак, Татарстанның көнчыгыш районнарында – минус 15-19 градуска кадәр. Көндез максималь температура – минус 6-11 градус, көнчыгыш районнарда минус 14 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Казанда һава шартлары үзгәрмәячәк. Урыны белән кар көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы – минус 9-11 градус. Көндез максималь температура – минус 7- 9 градус, көнчыгышта минус 12 градус булачак. Юлларда бозлавык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз