Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә
Төбәк буенча төнлә һава температурасы 1дән 6 градуска, көндез 3тән 8 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Атлантик циклонның атмосфера фронтлары узганда яңгыр яварга мөмкин, ә кичен кар явачак.
Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан талгын җил төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Төбәк буенча төнлә һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр (Казанда — +3тән +5 градуска) тәшкил итәчәк. Көндез һава 3-8 градуска (республика башкаласында - 5-7 градуска) кадәр җылыначак
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, чәршәмбе, 11 ноябрьдә үк Татарстанда температура торышының сизелерлек кимүе көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз