news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм томан көтелә

Республика юлларының кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә, юлларның аерым участокларныда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Моннан тыш, көндез көньяк-көнбатыш, көнбатыштан исүче җил көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр, көндез 4-9 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында җылырак, көньяк-көнбатышында салкынчарак һава торышы көтелә.

Алдагы төндә Казанда аязучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә 0 градус, көндез 5-7 градуска кадәр җылыта.

24 апрельгә каршы төндә Татарстан буенча аязучан болытлы һава, республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак, аерым районнарда  - юеш кар. Термометр баганалары 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100