news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

Казанда көндез –4 градуска кадәр салкын булачак.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 7 гыйнварда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә, урыны белән буран көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта урыны белән аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитеп көчәергә дә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда – -1..-6, Казанда -1..-4 градус. Чаллыда термометр баганасы көндез -4 градустан -6 гдадуска кадәр булыр дип фаразлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100