Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан территориясендә һәм Казанда шторм кисәтүе игълан ителде.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе шул хакта хәбәр итә.
Иртәгә көндез, 25 декабрьдә һәм 26 декабрьдә төнгә кадәр көньяк көчле җил исүе, көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе, буран һәм күз күременең 500 метрга кадәр начараюы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, көчле җил һәм буран бик куркыныч булырга мөмкин. Бу вакытта бинадан чыкмавың хәерле, урамда йорт диварлары, реклама билбордлары һәм башка төрле конструкцияләр янында тормаска кирәк. Электр чыбыкларының өзелүе куркыныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.
Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә. Юлга чыгар алдыннан автомобильнең төзеклеген тикшерергә, трассада имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясамаска, шулай ук җылы әйберләр һәм эчемлекләр алырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз