Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә
Урыны белән җил секундына 23 метр тизлектә исәчәк.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 15 апрельдә, кич, шулай ук иртәгә, 16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәчәк. Көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булыр, дип көтелә. Казанда төнлә җил секундына 15-20 метр, ә көндез 16 метрга кадәр тизлек белән исәчәк.
Моннан тыш, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның көнбатыш районнары юлларында урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз