news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык булачак

Якшәмбе көнне урыны белән юеш кар, яңгыр булуы ихтимал.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда төнлә һәм көндез көчле җил һәм бозлавык булачак дип фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Төньяк-көнчыгыштан искән җил тизлеге урыны белән 17 м/с ка җитәргә мөмкин. Казанда җил тизлеге 15 м/с ка җитүе ихтимал.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин.

Татарстан синоптиклары фаразы буенча, якшәмбе көнне урыны белән юеш кар, яңгыр булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә 3-8 градус җылы булыр дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot