Татарстанда көчле җил көтелә
Көньяк җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.
(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда урыны белән көньяктан көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Көчле җил Казанда төнлә һәм иртән булачак.