news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил аркасында йөк автомобиле ауган

Гадәттән тыш хәл бүген М7 трассасында «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында булган.

Татарстанда көчле җил аркасында йөк автомобиле ауган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көчле җил йөк автомобилен аздан гына күпердән «этеп» төшермәгән. Шул хактагы видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында фураның тагылмасы яны белән ауган һәм күпер коймасында эленеп калган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар билгеләп үткәнчә, әлеге гадәттән тыш хәлгә давыл сәбәпче булган.

  • Бераз соңрак шәһәрнең төрле почмакларында машиналар һәм юлга агачлар авуы хакында мәгълүмат чыкты. Моннан тыш, Яшел Үзәндә давыл реклама тактасын куптарып аткан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100