news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле буран булачак

Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтте.

Татарстанда  көчле буран булачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»).Иртәгә 25 гыйнварда Татарстан территориясендә һәм Казанда төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, дип кисәтә республика Гидрометеорология үзәге.

Моннан тыш, көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр көчле җил булачак.

Моннан тыш, метеорологлар Татарстан, шул исәптән Казан, юлларында көчле бозлавык булачагын кисәтә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тулаем алганда гыйнварда Татарстанда температура җылылык буенча рекорд куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot