news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчләүдә шикләнелгән элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторы тоткарланды

Лениногорск полицейскийлары балигъ булмаган кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат шәхесен март башында ук ачыклаган булган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда көчләүдә шикләнелгән элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторы тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кичә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аеруча авыр җинаять кылган өчен эзләнүдә булган ир-атны тоткарлаган.

Лениногорск полицейскийлары балигъ булмаган кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат шәхесен март башында ук ачыклаган булган. Ул тикшерү органнарыннан качып йөрүче юл-патруль хезмәте инспекторы булып чыга.

Ул эчке эшләр органнары хезмәткәре дәрәҗәсенә тап төшергән җинаяте өчен эштән хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре нигезендә азат ителгән. Моннан тыш, аның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100