news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күчемсез милек объектларына арест салу очраклары арткан

Арест салуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Татарстанда күчемсез милек объектларына арест салу очраклары арткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елның 11 ае эчендә Татарстан буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 104 меңнән артык арест һәм тыю теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 33 процентка күбрәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Росреестр белгече хәбәр итте.

«Гадәттә арест салынганын белгәч, гражданнар Татарстан Росреестрына сәбәпләрне ачыклау өчен мөрәҗәгать итә. Әмма арестлар салу һәм тыюларны бетерү турындагы актларны теркәү вәкаләтләре Росреестр компетенциясенә керми. Шуңа күрә, хәбәрне алгач, әлеге арестны кайсы орган салганын җентекләп өйрәнергә кирәк», — диде Татарстан буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Дмитрий Броднев.

Күчемсез милек белән эш итү хокукын чикләүнең сәбәпләре төрле. Бу — милек бәхәсләре, ЮХИДИ штрафлары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар, салымнар һәм алиментлар түләмәү һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100