news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда изоляцияләнү чорында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан кире борганнар

Республикада 700 меңнән артык кешене үткәрү постларында тикшергәннәр.

Татарстанда изоляцияләнү чорында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан кире борганнар
коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылган. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң республика шәһәрләре һәм районнарына керү урыннарында куелган постларда 743 305 кеше тикшерелгән. Аларның 3 меңгә якыны төрле административ хокук бозулар өчен штраф алган. Сүз уңаеннан, иң күп штрафлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен язылган.

Шулай ук 685 336 автомобиль тикшерелгән, шуларның 24 628е постлардан кире борылган.

Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча алты җинаять эше кузгатылган. Шулай ук ялган документлар, мөһер яки бланклар ясау, җитештерү яки әйләнеше өчен биш эш кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100