Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда изоляция вакытында өйдә көч куллану белән бәйле җинаятьләр саны артмаган
Республикада гаиләдә һәм көнкүрештә көчләүне профилактикалау белән «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе шөгыльләнә.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Бүгенге көндә Татарстанда гаиләләрдә рәхимсезлек белән бәйле җинаятьләрнең артуы теркәлмәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары — полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.
«Татарстанда гаиләдә көчләү, көнкүрештә уңайсызлыклар һәм конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре белән „Хатын-кыз игътибары“ телефон элемтәсе эшләвен дәвам итә. Ата-ана тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән һәм гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очрак турында хәбәр итәргә мөмкин», — диде Соколов.
Проектны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз