Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Ижевскига һәм Пермьгә китә торган юлның бер өлеше төзекләндерелеп ачылды
11 километрга сузылган юл участогы буенча хәрәкәтне ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов катнашты.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда бүген М7 трассасыннан Ижевскига һәм Пермьгә китә торган юлның бер өлеше капиталь төзекләндерелүдән соң ачылды. 11 километрга сузылган юл участогы буенча хәрәкәтне ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов катнашты.
Юл төзүчеләр Татарстанның Менделеевск районының өч торак пункты буйлап уза торган юлның 4нче километрыннан алып 15 километрына кадәр булган участогында ремонт эшләре башкарды.
«Әлеге юл участогында аварияләр күп була иде. Участок бик проблемалы иде. Капиталь ремонт вакытында хәрәкәт полосалары саны икедән дүрткә кадәр арттырдылар. Биредә кулланылган технологияләр — иң заманча технологияләр», — диде хәрәкәтне ачу тантанасында ТР Президенты.
Ул шулай ук Росавтодорга Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар өчен рәхмәт белдерде. «Безнең планнарыбыз зур — Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән әйләнеч юл, М7 белән тоташачак М12 яңа трассасын төзү. Шәле — Баулы трассасын төзү эшен актив рәвештә алга чыгарачакбыз», — дип өстәде ул.
ТР Президенты Россиянең теләсә кайсы төбәгенең үсеше транспорт инфраструктурасына бәйле булуы турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз