news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Иж елгасында бозда агып киткән өч балыкчыны коткарганнар

Гадәттән тыш хәл Татарстанның Менделеевск районындагы Ижевка авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Иж елгасында ярдан юка бозда аерылып киткән өч балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Ижевка авылы янында Иж елгасында өч балыкчының бәлагә юлыгуы хакында хәбәр килгән. Ир-атлар, бозның юка булуы аркасында, мөстәкыйль рәвештә яр буена чыга алмаган.

6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре «Хивус-6» судносында килеп, 30 яшьлек ир-атларны яр буена алып чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot