news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Иж елгасында баткан балыкчының мәетен тапканнар

5 майда 54 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм югалган.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстанда Иж елгасында баткан балыкчыны таптылар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Әгерҗе торак пунктында Иж елгасында 54 яшьлек ир-атның юкка чыгуы турындагы мәгълүмат 112 номеры буенча 5 майда хәбәр ителгән. 

Коткаручыларга һәм полициягә югалган ир-атны эзләргә волонтерлар да булышкан.

Коткаручылар һәм волонтерлар берничә көн елга ярын тикшергән. Бу вакыт эчендә 8 чакрымнан артык яр буе, 800 кв метр сулык тикшерелгән.

Бары тик җиде көннән соң гына яр буеннан 3 метр ераклыкта һәм 2 метр тирәнлектә югалган ир-атның мәетен тапканнар.

Ир-атның үле гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100