Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда изге Рамазан ае алдыннан 5 яңа мәчет ачылды
Татарстанда изге Рамазан ае алдыннан 5 яңа мәчет ачылды
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 24 сентябрь – мөселманнарның изге Рамазан ае алдыннан 5 яңа мәчет ачылды, дип хәбәр иттеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәгеннән.
Гыйбадәт йортларын ачу тантаналары республиканың дүрт районында узды. Яшел Үзән районының – Норлат, Апас районының – Әлмәндәр һәм Биектау районының Константиновка авылларында яңа мәчетләр үз ишекләрен ачты. Арча районында исә берьюлы ике Аллаһ йорты ачылды. Аларның берсе – Чүриле, икенчесе Сарай Чокырча авылында.
Моннан тыш, Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында мәдрәсә эшли башлады.
Бүгенге көндә Татарстанда 1100гә якын мәчет исәпләнә. Республиканың 6 шәһәрендә 9 урта һәм югары мөселман уку йорты эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз