news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда июньнән башлап беренче тапкыр кырыктан артык Covid-19 очрагы ачыкланган

Диагностика башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7 811 тапкыр куелган.

Татарстанда июньнән башлап беренче тапкыр кырыктан артык Covid-19 очрагы ачыкланган
Михаил Захаров

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган. Мондый сан республикада соңгы тапкыр июнь аенда теркәлгән булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Ике кеше коронавирусны читтә йоктырган, 39 очракта авыру аралашу юлы белән йоккан», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Тугыз пациент хастаханәдә, калганнары өйдә дәвалана.

30-50 яшьлекләр арасында 17 кеше, 50-60 яшьлекләр арасында 9 кеше, 60-70 яшьлекләр арасында 8 кеше авыру йоктырган. 18-30 яшьлек 5 кеше, 70-80 яшьлек 2 кеше коронавирус белән авырган.

Авыручылар саны буенча Казан беренче урында тора, монда 25 кеше авырган. Яшел Үзәндә өч, Балтач һәм Нурлат районнарында икешәр очрак теркәлгән.

Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7 811 тапкыр куелган. 6 733 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 31 кеше узган тәүлектә терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100