news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда июнь уртасы нормадан биш градуска эссерәк була

Татарстанда июнь уртасы нормадан биш градуска эссерәк була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда июнь аеның икенче декадасында уртача һава температурасы климат нормасыннан биш градуска югарырак булачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз чыгарды.

Республика буенча 11-20 июньдә климат нормасы – 18,0 градус, ә Казан буенча 18,4 градус тәшкил итә, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Моңарчы метеорологлар Татарстанда бу атнада 35 градус эссе булачагы турында әйткән иде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев быелгы җәйнең экстремаль эссе булу-булмавы турында фараз ясады һәм ТР башкаласында аномаль эссе декада күзәтелүе турында кисәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100