Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда июнь уртасы нормадан бер градуска эссерәк булачак
Татарстанда июньнең икенче декадасында һава температурыасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.
Тулаем республика өчен климат нормасы 11 июньнән 20 июньгә кадәр +18,3 градуска, ә Казан өчен +18,0 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 19,3 һәм +19,0 градус тәшкил итәчәк.
Бүген, 11 июньдә, көндез урыны белән Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы, боз явуы ихтимал. Иртәгә республикада кабат яңгыр һәм боз, шулай ук көчле җил көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз