news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда июнь аенда ягулык Россия буенча уртача күрсәткечтән азракка кыйммәтләнде

Татарстанда июнь аенда ягулык Россия буенча уртача күрсәткечтән азракка кыйммәтләнде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 2026 елның июнендә ягулыкка бәяләр үсеше Россия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булды. Бу хакта Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге – Милли банк хәбәр итә.

Бу республикада базарның зур өлешен вертикаль интеграцияләнгән эре нефть компанияләре алып торуга бәйле, алар бәя үзгәрешләрен җайлый ала, дип аңлаттылар банкта.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда бәяләр бер айда 1,11 процентка арткан. Еллык инфляция республикада 7,26 процентка җитте, бу Идел буе федераль округы (6,60 процент) һәм гомумән Россия (6,02 процент) күрсәткечләреннән югарырак.

Июнь аенда Татарстанда хезмәт күрсәтү бәясе сизелерлек артты. Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга бәяләр үсеше азрак булган.

Россия Банкында билгеләп үтүләренчә, республикада июнь аенда бәяләр, сезонлы төзәтмәләрне исәпкә алып, бер ай алдагы белән чагыштырганда тизрәк үсте. Сәбәпләрнең берсе җиләк-җимеш продукциясенә бәяләрне коррекцияләү булды.

Россиядә еллык инфляция июньдә 6,02 процентка кадәр тизләнде. Динамикага бер тапкырлык факторлар: бензин һәм дизель ягулыгына, аерым продуктларга һәм элемтә хезмәтләренә бәяләрнең сизелерлек артуы йогынты ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot