Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда июнь аенда еллык инфляция 7,26 процент тәшкил иткән
Татарстанда 2026 елның июнендә куллану бәяләре индексы май ае белән чагыштырганда 1,11 процентка арткан. Ел башыннан бәяләр 4,84 процентка арткан, диелә Татарстанстат мәгълүматларыннан.
Бер ел эчендә – 2025 елның июнь аена – республикада куллану бәяләре 7,26 процентка артты. Чагыштыру өчен, Россия буенча еллык инфляция июньдә 6,02 процент тәшкил иткән.
Бер ай эчендә хезмәтләр кыйммәтләнде – аларның бәясе 1,22 процентка артты. Товарларга бәяләр 1,06 процентка, шул исәптән азык – төлек товарларына – 1,1 процентка арткан.
Азык-төлек товарлары арасында җиләк-җимеш-яшелчә продукциясенең бәясе сизелерлек үзгәргән – бер ай эчендә ул 5,83 процентка арткан. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне исәпкә алмыйча продуктлар 0,44 процентка кыйммәтләнде.
Азык-төлек булмаган товарлар июньдә 1,01 процентка кыйммәтләнде. Ел башыннан аларның бәясе 2,47 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз