news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда июльнең беренче көнендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Дүшәмбе, 1 июльдә, Казанда һәм Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә әйтелә.

«Көндез урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 15-20 метрга (Казанда 15-17 метрга) кадәр җитүе көтелә», - дип белдерде синоптиклар.

Элегрәк яңа атна башында республикага эссе һәм тотрыксыз һава торышы әйләнеп кайтачагы хакында хәбәр ителгән иде. Төньяк циклонның атмосфера фронтлары узу нәтиҗәсендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +31 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot