Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда июльдә барыннан да ныграк бәрәңге һәм кыяр бәясе арткан
Татарстанда 1-8 июльдә бәрәңге 6 процентка диярлек яки бер килограммы өчен 46 сумнан 48,7 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Шулай ук яңа өзелгән кыяр бәясе 6 процентка арткан (112,87 сум). Моннан тыш, башка продуктлар белән чагыштырганда, ак күчәнле кәбестә шактый кыйммәтләнгән (+5,44 процент яки 41,14 сумга кадәр).
Помидор исә, киресенчә, бер килограммы өчен 159 сумга кадәр арзанайган (-3,25 процент). Балалар өчен ит консервалары бәясе 1,26 процентка (килосы өчен 1037,56 сум) кимегән, шулай ук печенье бәясе 1,46 процентка төшкән (бер килограммы өчен 214 сум).
Шул ук вакытта башка куллану товарларының күпчелек өлешенә бәя үзгәрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз