news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда июль башы нормадан бер градуска салкынрак булачак

Татарстанда июльнең беренче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска түбән булачак. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.

Җәйнең икенче аеның башы өчен климатик норма республикада +19,1 градус, ә Казанда +19,6 градус тәшкил итә. Димәк уртача температуралар +18,1 һәм +18,6 градус булачак.

Шул ук вакытта төбәктә һәм аның башкаласында уртача айлык температура «климатик норма тирәсендә» булачак, дип көтелә. Климатик норма исә Татарстанда +19,9 градус, Казанда +20,5 градус тәшкил итә.

Айлык явым-төшем күләме шулай ук климатик нормага якын була. Норма күрсәткече республикада 56 миллиметр, ә аның башкаласында 63 миллиметр.

Элегрәк Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новостига сөйләгәнчә, илнең күпчелек төбәкләрендә июль аенда уртача температура климатик нормага якын була.

«Уралда һәм Себер федераль округының көнбатыш өлешендә температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлана. Тагын бер төбәк – Иркутск өлкәсенең иң көньяк өлеше һәм Ерак Көнчыгышның бөтен көньяк өлеше», - дип ачыклык кертте метеоролог.

news_right_1
news_right_2
news_bot