Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда июль-август айларында эчке эшләр органнарына 800 корал тапшырылган
Татарстанда июль-август айларында эчке эшләр органнарына 800 корал тапшырылган
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанлылар агымдагы елның июль-август айларында эчке эшләр органнарына вакытлыча саклауга 800 корал тапшырган. Бу хакта бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының лицензия-рөхсәт бирү эшләрен оештыру, шәхси детектив һәм саклау эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илдус Хәлилов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, республикада яшәүчеләр тарафыннан эчке эшләр органнарына вакытлыча саклауга корал тапшыручылар саны ел саен арта. Коралларны ешрак җәйге яллар вакытында тапшыралар. Мисал өчен, күптән түгел Казанның Идел буе районында яшәүче ау коралын тапшырган, берничә көннән аның фатирын талаганнар. Бу кораллар ТР Эчке эшләр министрлыгының складларында саклана. Бүген коралларны бушлай саклауга Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә Татарстаның башка торак пункты кешеләре дә тапшыра ала. Моның өчен эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк. Үзең белән шәхесне раслаучы һәм коралга рөхсәт документы булу зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз