Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен АСЕАН саммитында катнашучы биш делегация карады
Казанның уникаль осталык үзәге эчендә һәм тышында оештырылган «Татарстанда җитештерелгән» республика казанышлары күргәзмәсен өч көндә Россия – АСЕАН саммитында катнашучы биш делегация карады. Бу хакта күргәзмәне оештыручылар хәбәр итә.
Экспозицияне караучылар арасында Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао, Вьетнам Социалистик Республикасы Премьер-министры Ле Минь Хынг җитәкчелегендәге делегация, Мьянма Президентының махсус вәкиле Хау Кхан Сум булды. Татарстанга беренче тапкыр килгән делегатларның күбесе төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр күрде.
«Күргәзмә бик яхшы тәэсирләр калдырды. Татарстан – Россиянең югары темпта үсүче субъекты!» – диде күргәзмәне караганнан соң Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде.
Малайзиянең инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать министры Джохари Абдул Гани исә Татарстанда технологияләр үсеше югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул Малайзия эшмәкәрләренә һәм мәгариф кластеры вәкилләренә республиканың төрле икътисад тармакларындагы тәҗрибәсен өйрәнү өчен күргәзмәгә килергә киңәш итәчәген әйтте.
Бүген күргәзмәне АСЕАНга керүче дүрт ил – Лаос, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд делегацияләре башлыкларының хатыннары, шулай ук РФ финанс министры Антон Силуанов карады.
Күргәзмәдә Татарстанның сәнәгать, медицина, мәгълүмати-коммуникация, аграр, фәнни-мәгариф, туристик һәм социаль-гуманитар потенциалын күрсәтүче 90нан артык компания һәм оешма катнаша. Кунаклар өчен урамда һәм бина эчендә гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган күргәзмә зоналары оештырылган.
Урам экспозициясендә 30 берәмлек техника тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында «Ансат-М» вертолеты, «КАМАЗ» автомобильләре линейкасы, «Соллерс» җиңел йөк машиналары, «Aurus Senat» люкс класслы автомобиле, «Атом» электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, күчмә медицина комплекслары һәм Татарстан җитештерүчеләренең башка техникасы бар. Эчтә исә республиканың төп министрлыклары һәм ведомстволары үз стендларын тәкъдим итә.
Казанда 17 июньнән 19 июньгә кадәр Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты уза. Форум барышында АСЕАНга керүче дәүләтләр башлыклары сәүдә һәм инвестицияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, фән, технологияләр һәм инновацияләр, мәгариф, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү юнәлешләрен билгели.
Күргәзмә 15 июньнән 19 июньгә кадәр саммитта катнашучылар өчен эшли, ә 20 һәм 21 июньдә аны Казан халкы һәм кунаклары карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз