news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җитешле гражданнарның керемнәре нык арта

2007 ел нәтиҗәләре буенча, аеруча тәэмин ителгән гражданнар белән аз тәэмин ителгәннәре арасында керемнәр чагыштырмасы 14,75 процент тәшкил иткән

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанда халык керемнәре арту фонында аеруча җитешле кешеләр белән аз тәэмин ителгән гражданнар арасында аерма нык арткан.
Татарстанстат исәпләүләренә карасаң, Әгәр 2006 елда зур керемле 20 процент кеше өлешенә республика гражданнары алган бөтен табышның 46,1 проценты туры килсә, 2007 елның 4нче кварталында бу күрсәткеч 49,74 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта тәэмин ителгәнлек буенча каршы як шкаладагы 20 процент халыкның табышлары өлеше – 2006 елдагы 5,6 проценттан 2007 елның 4нче кварталында 4,62 процентка кимегән.
2007 ел нәтиҗәләре буенча, аеруча тәэмин ителгән гражданнар белән аз тәэмин ителгәннәре арасында керемнәр чагыштырмасы 14,75 процент тәшкил иткән (2006 елда – 14,4).
Шул ук вакытта 2007 елда Татарстан халкының акча керемнәре 2006 ел белән чагыштырганда 22,9 процентка арткан һәм тулаем 519,8 миллиард сум тәшкил иткән. Инфляцияне исәпкә алып, реаль акча керемнәре 13,9 процентка арткан.


news_right_1
news_right_2
news_bot