news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ит комбинаты директорын хезмәт хакы түләмәгәне өчен җаваплылыкка тартканнар

Татарстанның Тукай районы прокуратурасы «Чаллы-Мясо» компаниясендә тикшерү уздырган, аның нәтиҗәләре буенча оешма директоры хезмәт хакын вакытында түләмәгәне өчен җаваплылыкка тартылган.

Ачыкланганча, гыйнвардан мартка кадәр оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы һәм аны вакытында түләмәгән өчен компенсация түләмәгәннәр. 47 хезмәткәр алдындагы бурыч 1,8 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Прокуратура таләбе белән «Чаллы-Мясо» компаниясе директорына карата «Хезмәт хакын түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, хокук бозуларны бетерү турында да күрсәтмәләр кертелде.

Татарстан прокуратурасы катнашы белән фирма хезмәткәрләренә 1,3 млн сумнан артык акча түләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot