Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ислам инвестбанкингының инновацион продукты буенча килешү гамәлгә ашырылды
Татарстанда партнерлык (ислам) финанславы буенча эксперимент кысаларында ышанычка нигезләнгән идарә форматында инвестицияләр җәлеп итү буенча Россиядә беренче килешүне гамәлгә ашырдылар. Продукт Россия законнары нормаларына туры килә торган классик мөдәрәбә килешүе булып тора, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Килешү 8 миллион сумга төзелгән, инвестицияләр республиканың «Казмолторг» ҖЧҖ компаниясе эшчәнлеген финанслауга юнәлдерелгән һәм кыска вакытлы характерга ия. Бу килешү партнерлык (ислам) капиталы базары инструментларының яңа секторын үстерүне дәвам итә.
«Әс Сәлам» кулланучылар җәмгыяте ислам инвестицион банкингының инновацион продуктын әзерләүче компания җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, планда – продукт линейкасын ышанычка нигезләнгән идарә базасында озак сроклы инвестицион продуктлар белән киңәйтү.
Оешманың идарә рәисе Ренат Едиханов партнерлык финанслары өлкәсен үстерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан хакимияте вәкилләренә рәхмәт белдерде.
ТР Икътисад министрлыгында билгеләп үтүләренчә, төбәктә партнерлык финанславын үстерү республиканың Россиядә ислам финанслары өлкәсендә инновацияләр үзәге буларак позицияләрен ныгыта.
Искәртеп үтәбез, XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында биржада партнерлык финанс инструментларының Россиядә беренче махсуслаштырылган бүлеген булдыру турында килешү төзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз