news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ислам финанслары буенча эксперимент 2025 елдан соң тагын озайтылачак

Татарстанда ислам финанслары буенча эксперимент 2025 елдан соң тагын озайтылачак
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Татарстанда һәм тагын 3 төбәктә 2023 елның 1 сентябрендә кертелгән ислам финанслары буенча эксперимент 2025 елдан соң озайтылачак. Бу хакта Россия Диния нәзарәте Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә уза торган фәтваларга багышланган III Халыкара симпозиумда чыгыш ясаганда РФ Финанс министры урынбасары Иван Чебесков әйтте.

Ул былтыр 1 сентябрьдә ислам финансларын кертү буенча 4 төбәктә (Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня) экспериментны югары бәяләде. Эксперимент башлаганда аңа 14 оешма кушылган иде, бер ел дигәндә алар 23кә җиткән. Ислам финанслары юнәлешендә юнәлешендә эшләүче барлык оешмалар (4 төбәктә алар 50 дип бәяләнә) кушылмаса да, бизнесның һәм сатып алучыларның кызыксынуы арта бара диде ул. Финанс министры урынбасары әйтүенчә, Россиядә бу төр финансларның потенциаль күләме 1 триллион сум тәшкил итә.

«Без, һичшиксез, экспериментны дәвам итәчәкбез, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать булачак», - диде Чебесков.

Иван Чебесков ислам финансларының процентлардан һәм ислам дине әхлагы буенча сатып алучыны чарасызлыкка китереп җиткерү ихтималы булган финанслаудан баш тартуны күз алдында тотуын әйтте. Финанс министры урынбасары әйтүенчә, Россия өчен бу төр финансларның перспективасы зур, бу төр финанслардан төрле дин вәкилләре кулланырга мөмкин.

«Барлык дөньядагы банк секторы продукциясенең 6 проценты - ислам финанслары», - диде Иван Чебесков.

Ислам финанс учреждениеләренең бухгалтер исәбе һәм аудиты Халыкара оешмасы шәригать бүлеге (AAOIFI) рәисе мөфти Таки Усмани Иван Чебесковның чыгышын югары бәяләде һәм Россия өчен бу юнәлешнең киләчәге зур булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100