news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстанда ислам" энциклопедиясе басылып чыкты

“Мәдинә” нәшрият йорты “Россия Федерациясендә Ислам” энциклопедия сүзлекләре сериясенең җиденче томын тәкъдим итә.

(18 декабрь, Казан, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Бүген Казан федераль университетында “Мәдинә” нәшрият йорты чыгарган “Россия Федерациясендә Ислам” энциклопедия сүзлекләре сериясенең 7нче томы буларак “Татарстанда ислам” сүзлеге тәкъдим ителә.

Әлеге сериядә Түбән Новгородта, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Россиянең Үзәк-Европа өлешендә, Уралда, Идел буенда ислам энциклопедияләре дөнья күргән иде инде. Алга таба Башкортстанда, Дагыстанда, Кавказның Төньяк-Көнбатышында, Чечняда, Ингушетиядә һәм Осетиядә, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта ислам сүзлекләре әзерләнәчәк.

Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов әйтүенчә, 13 томда энциклопедия сүзлекләрен чыгару проектын Шиһабетдин Мәрҗәни юбилеена - 2018 елга төгәлләргә ниятләнә. “Бу проектны тормышка ашыруга 500 дән арттык төрле фән галимнәре, профессорлар, докторлар җәлеп ителгән. Бу проект уникаль, чөнки барлык өлкәлләрне кочаклый, һәм Россия ислам белгечләре нигез салган традицияләрне дәвам итә. Заманында аларны Шиһабетдин Мәрҗәни “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) һәм Риза Фәхретдин “Асар”тарихи-биобиблиографик хезмәтендә чагылдыра башлаган. Алар, гомумән, библиографик мәгълүматлар белән чикләнсәләр, хәзер исә барлык фәннәр, археологиядән алып политология фәненә кадәр үрелеп, ислам дөньясы белән бәйле төшенчәләр бирелә. Шуңа бу китаплардан Россиядә ислам тоткан урын һәм ислам киләчәге турында күзаллап була”, - диде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Гадәттә бу хезмәтләр Россия һәм БДБ илләре уку йортларында таратыла, зыялыларга бүләк ителә. “Киң катлам өчен “Мәдинә” нәшрият йорты сайтында урнаштырыла, кандидатлык, докторлык эшләрен әзерләгәндә рәхим итеп кулланып була, бары тик сылтама бирергә кирәк”,- диде Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.

Соңыннан барлык томнарны берләштергән “Россия Федерациясендә Ислам” энциклопедия сүзлеген чыгару планлаштырыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100