news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ислам дине темасын яктыртучы журналистлар берлеге барлыкка килергә мөмкин

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова ислам темасына язган журналистларны берләштерү ягында.

Татарстанда ислам дине темасын яктыртучы журналистлар берлеге барлыкка килергә мөмкин
Султан Исхаков

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ислам дине темасын яктыртучы журналистлар оешмасы төзергә кирәк. Әлеге тәкъдимне Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җиткерде.

Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә дин темасына язучы журналистлар өчен түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров һәм республиканың төрле мәгълүмат чараларында дин темасын яктыртучы журналистлар катнашты.

“Татарстан Журналистлары берлегенә әгъза итеп алуны сорап түбәтәйле, ак яулыклы кешеләр дә еш килә башлады. Ә Журналистлар берлегенең президиумында төрле милләт, төрле дин яклы кешеләр эшли, - ди Римма Ратникова. – Алар нинди журналистлар, дигән сорау туа. Безнең таныклыкны алып, кирәкмәгән урыннарда аны күрсәтеп йөрмәсләрме, туры юлдан тайпылмаслармы, дигән сораулар туа. Әлбәттә кайберләрен беләбез, ә бар шундый очраклар: без аларны берлеккә алмыйбыз. Дин темасын язучыларны берләштергән оешма кирәктер безгә. Татарстан Журналистлары берлеге каршында семинарлар, курслар оештыруга ничек карыйсыз? Төрле очраклар була, ярдәм итү, берләшеп эшләү үз нәтиҗәсен бирер иде”. Әлеге фикерләрен журналистлар лидеры түгәрәк өстәлгә җыелганнарга адреслады. Римма Ратникова үз чыгышында "Ислам дине темасын яктыртучы журналист кем ул?" дигән сорауны да күтәрде.

Профессор Васил Заһидуллин исә татар телендәге матбугатның нәкъ менә дин әһелләре нәшер итә башлаганлыгы хакында дә бәян итеп узды. Түгәрәк өстәлгә җыелган каләм әһелләре исә үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Дини терминнарның татарча язылышы, дин әһелләренең фикерләрен вакытында алу, финанс мәсьәләләре, шулай ук мөселман дине темасын яктыртучы журналистлар өчен курслар нинди телдә алып барылачагы һ.б. турында да фикер алыштылар. 

Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Илһам Фәттахов дин темасына язучы журналистларын берләштерү идеясен хуплады. “Татарстан журналистлар берлеге 2018 елда үзенең 100 еллыгын уздырачак, - ди Илһам Фәттахов. – Зур дәрәҗәле оешма, 90 нчы елларда бездә дингә рөхсәт бирелсә дә, мөселман журналистлар берлеге оешмады. Шуңа күрә Римма Атласовна һәм Васил Заһитович тәкъдим иткән фикерне хуплап, 100 еллык тарихы булган, дәүләт тарафыннан расланган берлек каршында,Татарстанда мөселман дине темасын яктырткан журналистларны берләштерә торган оешма кирәк. Чөнки ачыктан-ачык рәсми цензура булмаса да, дәүләт органнары тарафыннан контроль бар. Казан федераль университетында федераль белем бирү стандартлары планында кертелгән махсус курсны да татар журналистикасы студентларына укытабыз. “Гамәви мәгълүмат чараларында дини тематика”, дип аталган курс семинарларына килгәнче, студентлар дини сайтларны өйрәнәләр,әзерләнеп киләләр. Ләкин ислам темасын яктыртып,  Рәшит Минһаҗ, Мөршидә Кыямова, Нәзирә Рәхматуллина кебек язучы журналистлар күп түгел. Дин темасын кыюрак яктырта торган мөселман журналистлары күбрәк булсын өчен, семинарлар оештырып тәрбияләргә кирәк!”

Татарстан Диния нәзарәтеннән килгән Нияз хәзрәт Сабиров, матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова үзләренең карамагында нәшер ителүче дини газета-журнал һәм сайтлар белән якыннан таныштырды. Журналистларны иҗади хезмәттәшлеккә чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100