news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ишегалды киңлекләрен төзекләндерү программасын әзерлиләр

Татарстан Президенты җәмәгатьчелекне ишегалды киңлекләрен төзекләндерү буенча фикер алышуга җәлеп итәргә чакырды.

Татарстанда ишегалды киңлекләрен төзекләндерү программасын әзерлиләр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанда ишегалды киңлекләрен төзекләндерү һәм ремонтлау программасын әзерлиләр. Шул хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов программаны эшләү буенча барлык ведомстволарга һәм структураларга йөкләмә бирде.

Аның сүзләренчә, күп фатирлы торак йортларның ишегаллары - бу шулай ук иҗтимагый киңлекләр, аларга игътибар итәргә кирәк. Җәмәгатьчелекнең ремонт буенча фикер алышуда катнашуы мөһим, диде Татарстан Президенты. Мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча аның өстенлекләре билгеләнә.

Татарстанда шулай ук стационарларны — хастаханәләрне һәм дәвалау учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын башлап җибәрәчәкләр. Хәзер республикада поликлиникаларны ремонтлау программасы эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100