news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда исерек улы әнисен кыйнап үтергән, аннары үз-үзенә кул салган

Фаҗига 4 февральдә республиканың Чирмешән районы Бәркәтә авылында булган.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда исерек улы өлкән яшьтәге әнисен кыйнап үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

4 февраль көнне республиканың Чирмешән районы Бәркәтә авылындагы йортларның берсендә 84 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Аның тәнендә һәм башында күпсанлы җәрәхәтләр булган. Мунчаны тикшергән вакытта, полицейскийлар 54 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, 4 февральдә исерек хәлдәге ир-ат башта әнисен үтергән, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100