news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда исерек машина йөртүче каршыга килүче байкерны бәрдергән

Мотоцикл йөртүче күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм шунда ук җан биргән.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, исерек хәлдәге 49 яшьлек ир-ат, каршы як полосага чыгып, байкерны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Пәнҗешәмбе көнне, 8 августта, Мезиново – Свияжск автомобиль юлының беренче километрында «Мазда» автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе (өстәвенә, ул исерек хәлдә һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган), каршы як полосага чыгып, 45 яшьлек ир-ат идарә иткән «Ява» мотоциклы белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, мотоцикл йөртүче күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм шунда ук җан биргән. Авариядә гаепле шоферны хастаханәгә озатканнар. Ул узган елның октябрендә 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot