news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда исеме алыштырылган аэропортларның бизәлешен үзгәртергә телиләр

Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан җитәкчелеге «Россиянең бөек исемнәре» бәйгесеннән соң «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларының бизәлешен үзгәртү хакындагы фикер алышуда киң җәмәгатьчелек тә катнашыр дип өметләнә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Аэропортлар биналарның бизәлешенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк. Моңа җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәрләр һәм алар катнашында фикер алышулар үткәрелер дип өметләнәм», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, моның ничек гамәлгә ашырылуы хакимияттә дә кызыксыну уята, чөнки «аэропорт республикабызның һава капкасы ул».

  • Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар. «Казан» аэропортына – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай, ә «Бигеш» аэропортына СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеме бирелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100