news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда исем алыштыручылар саны арта

Бу хәл бер быел гына түгел икән...

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Соңгы елларда исемнәрен алыштыручылар күбәйгән. Мималга, узган ел Татарстанда барлыгы 1960 кеше исем-фамилиясен үзгәртергә гариза язган булса, быелның 8 ае эчендә инде 1321 кеше исемен алыштырырга теләк белдергән.

Әлмәттә дә андыйлар саны арткан, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы. Агымдагы елда ЗАГС идарәсенә исем-фамилия алыштыруны сораган 68 гариза кергән. Шуларның 12 се, хәзерге исем уңыш китерми, дип исәпли.

news_right_1
news_right_2
news_bot