Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан ишегалларында нинди машиналарны куярга ярамавы турында сөйләделәр
Күп фатирлы йортларның ишегалларында еш кына машиналарны биредә яшәүчеләр генә түгел, ә чит кешеләр дә куя. Татарстанлыларга ишегалды территориясендә нинди транспорт төрләрен куярга ярамавы турында «Татар-информ» материалында хәбәр ителә.
Коммерцияле транспортка такси автомобильләре, каршеринг машиналары, курьерлык һәм почта хезмәтләре фургоннары, кузовта реклама конструкцияләре яки баннерлары булган авто, товар ташучы йөк машиналары, автобуслар керә.
Җиңел машиналарга авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган транспортны кертәләр. Монда шәхси автолар, таксилар, зур булмаган фургоннар һәм ташу хезмәтләре машиналары керә. Мондый транспорт чаралары торак йортларның ишегалларында тукталырга мөмкин, ләкин коммерцияле транспорт өчен чикләү бар - ул ишегалдына башка машиналар хәрәкәтенә һәм яшәүчеләргә комачауламаган очракта гына кертелә.
Каршерингка бирелә торган автомобильләрне муниципаль стоянкаларда һәм ишегалларында калдырырга мөмкин. Әмма мөһим шартлар бар: машина мобиль интернет зонасында булырга һәм сервисның башка кулланучылары өчен ачык булырга тиеш. Шуңа күрә ябык территорияле ишегалларында мондый автомобильләрне калдыру тыела.
Авырлыгы 3,5 тоннадан арткан теләсә нинди автомобиль йөк транспорты булып санала. Бу категориягә автобуслар да керә. Аларны ишегалларында калдыру рөхсәт ителми, хәтта машина йөртүче янәшә яшәсә дә.
Йөк машиналары һәм автобуслар йорт яны территориясенә әйберләрне төяү яки бушату вакытында гына, шулай ук пассажирларны утырту яки төшерү өчен генә керә ала. Калган очракларда тукталыш 5 минуттан да артмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз