news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Яңа елга ишегалларын иң яхшы бизәүгә тавыш бирү башланды

Татарстанда Яңа елга ишегалларын иң яхшы бизәүгә тавыш бирү башланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татарстанның Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» ишегалларын Яңа елга иң матур бизәүгә «А у нас во дворе...» бәйгесенә тавыш бирүне игълан итә. Иң оригиналь бизәлеш өчен тавышны 2025 елның 19 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр «Татар-информ»ның «ВКонтакте» битендә бирергә була.

Нәтиҗәләр 5 февральдә билгеле булачак. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче була. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Шәһәрләрдә һәм бистәләрдә үзәк чыршылардан тыш, соңгы елларда күпфатирлы йортларның ишегаллары һәм шәхси хуҗалыклар бәйрәмчә бизәлә, моны йорт хуҗалары, йортта яшәүче кешеләр оештыра. Алар яраткан бәйрәмгә зур энтузиазм белән әзерләнә: Яңа ел уенчыклары җыялар, гирляндалар сатып алалар һәм бәйгедә катнашалар.

Территорияләрне бизәү буенча бәйге Татарстанда ел саен «Татар-информ» ярдәме белән республика Иҗтимагый палатасы эгидасында үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot