Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда исәпкә алу вакытында 17 төр кыргый хайваннар теркәлә
Исәп алучыларга моның өчен 26 мең чакрым юл узарга туры килә.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстанда кыргый хайваннарны исәпкә алу эше дәвам итә. Аның барышында исәп алучыларга 26 мең чакрым юл узарга туры килә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, дәүләт исәбенә алу, кадастр уздыру, тәртипкә салу бүлеге башлыгы Ринат Чиспияков белдерде.
“Татарстанда бүген 1300 ау маршруты гамәлдә, аларның гомуми озынлыгы 13 мең чакрым тәшкил итә. Исәп алучылар маршрутлар буйлап ике тапкыр уза: башта – эзләрне бетерү өчен, бер тәүлек узгач, – кыргый хайваннарның эзләрен теркәү өчен. Бүген җәнлекләрнең санын белү аларның төрләре үрчүе белән идарә итү өчен кирәк. Безнең исәпкә алучылар ау рөхсәт ителгән 17 төр кыргый хайваннарны терки, шул исәптән 4 төрдәге киек кошларны да”, – дип билгеләп үтте Чиспияков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз