news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иртән һәм төнлә кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин

Татарстанда иртән һәм төнлә кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Республикасында 14 апрельдә алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнге сәгатьләрдә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Көндез явым-төшем көтелми.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш юнәлешләрдән җил тизлеге 5-10 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә +1 дән -4 градуска кадәр, көндез +8...+13 градуска кадәр җылыначак.. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин – машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot