news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иртәгә +2 градус җылы булачак

Татарстан синоптиклары Татарстанда һава шартларының бозылуы турында кисәтте. Бу турыда республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Иртәгә, 5 мартта, җепшек, урыны белән күп кар явуы фаразлана. Көндез республиканың кайбер районнарында буран булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык һәм кар боткасы турында кисәтә.

Шуның белән бергә көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, аның тизлеге көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнлә -1..-5 градус, көндез -1..+2 градуска җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot