news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иртәнге унга 14 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән

Кайбыч районында сайлаучыларның яртысыннан артыгы сайлауда катнашкан.

Татарстанда иртәнге унга 14 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән
Рамиль Гали

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Сайлау хокукы булган татарстанлыларның 14 проценттан артыгы 10:00 сәгатькә сайлауда катнашкан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Традиция буенча иң активы - авыл районнары. Кайбычта сайлаучыларның 50,5, Апаста 47,8, Әтнәдә 41,2 проценты сайлауда катнашкан.

Бердәм мәгълүмат үзәге модераторы Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, социаль челтәрләр сайлау участокларыннан фотолар белән тулган. "Республикада бәйрәм рухы хөкем сөрә, Киров районында сайлаучылар тулы бер ишегалды белән бергә килгән. Кешеләр үзләренә үзләре бәйрәм оештыра", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot