news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иртәгә төнлә кырау төшүе көтелә

11 сентябрьдан 12сенә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада иртәгә төнлә кырау төшүе көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 сентябрьдан 12сенә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Кырау аркасында авыл хуҗалыгы культураларына (төшле җимеш агачлары, җылы яратучы үсемлекләрнең чәчәкләре һәм җимшәннәре) зыян килү куркынычы арта. Аларны саклап калу өчен тиешле чаралар күрергә – үсемлекләрне полимер пленка, тукылмаган материал яки салам белән капларга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100