news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иртәгә секундына 18 метрга кадәр кискен җил көтелә

Республикада 23 октябрьдә төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Татарстанда иртәгә секундына 18 метрга кадәр кискен җил көтелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстанда урыны белән көндез һәм кичен секундына 18 метрга кадәр кискен җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бофорт шкаласы нигезендә, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр булганда, агач ботаклары сына, шулай ук җилгә каршы бару кыенлаша.

Республикада 23 октябрьдә төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы нольгә кадәр төшәчәк, көндез исә +7 - +12 градус булачак дип хәбәр итә синоптиклар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100