news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иртәгә кар көтелә

Синоптиклар явым-төшемне урыны белән һәм аз күләмдә генә фаразлый.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә – 30 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -3..-8, аязган вакытта -13 градус булачак. Көндез максималь температура -1..-6 градус булуы көтелә.

Казанда иртәгә явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – -6..-8, көндез – -2..-4 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot