news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иртәгә һава шартларының бозылуы көтелә

Иртәгә төн уртасыннан соң һәм көн дәвамында республикада яшенле яңгыр, боз яварга, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстанда иртәгә һава шартларының бозылуы көтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Иртәгә төн уртасыннан соң һәм көн дәвамында республика территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, әгәр яшенле яңгыр вакытында урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналардан ераграк торырга тырышыгыз.

Җил көчәйгән очракта подъезд яки подвалда яшеренергә кирәк. Боз яуган вакытта урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга киңәш ителә. Урамда ышыкланыр урын эзләгез, әгәр бу мөмкин түгел икән, башыгызны боздан кулларыгыз, киемегез яки сумкагыз ярдәмендә саклагыз, диелә хәбәрдә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot